Татарстанның “яшел блогеры”, тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина “Челнинские известия” хәбәрчесенә кырау аркасында кыяклары саргайган сарымсакны саклап калу ысулларын аңлатып үткән.
“Сарымсакны мочевина белән тукландырырга киңәш итәм. Түтәлгә башта – су, аннан – ашлама сибәргә кирәк. 1 квадрат метр туфракка 3-4 чәй кашыгы ашлама кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.
“Яисә 10 литр суга 5-6 аш кашыгы мочевина салып эремә ясарга мөмкин. 1 сутыйга 4 литрга кадәр эремә таләп ителә. Җылыткач, үсентеләр яңарып китәчәк”, – дип аңлатып үткән блогер.
Шул ук вакытта Татарстанда әлегә төнге сәгатьләрдә -5 градуска кадәр суыта. Әмма озакламый хәлләр уңай якка үзгәрәчәк инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез