Татарстанда безнең төбәк өчен хас булмаган бөҗәк – суфи чикерткә (богомол) пәйда булган. Республикада алар 2021 һәм 2023 елларда да “кунак” булып киткән инде.
Суфи чикерткәләрне районнарда бакча кишәрлекләрендә күргәннәр. Фермерлар һәм бакчачылар өчен алардан зыян юк. Киресенчә, файдалы да әле: ерткыч бөҗәк булганлыктан, көя, кандала, черки кебек зарарлы бөҗәкләр белән тукланалар чөнки.
Суфи чикерткәләр башлыча Европа һәм Азиянең күпчелек өлешендә, шулай ук Африка һәм Төньяк Америкада яши. Белгечләр аларның Татарстанда пәйда булуын климатның җылынуы һәм бөҗәкләр саны артуга бәйләп аңлата.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез