Бакчачылардан кышка әзерлек буенча киңәшләр: вакыт әрәм итмәгез

Тәҗрибәле бакчачылар көзен кайсыбер эшләрне башкарып торуны вакыт һәм көч әрәм итүгә саный, дип яза «Киңәшләр» сайты.

  • Түтәлдә калган әйберләрнең барысын да чүпләп утырмагыз. Гөмбәчек белән зарарланганнарын гына җыеп атарга кирәк. Үсемлек калдыклары кышка тирес һәм черемә булырга, файдалы микроэлементлар чыганагы ролен башкарырга мөмкин.
  • Гөмбәчек авырулары таралмасын өчен, мочевина, фитоспорин һәм башка препаратлар эремәсе белән эшкәртергә кирәк.
  • Күпләр бакча җирен казып интегә. Чынлыкта исә моны эшләп тору кирәкми. Туфрагы каты булган бакчаларны гына казыйлар. Комлы грунтны язын казысаң да җитә. Өстәвенә, көзен казыганда туфрактагы микрофлора бозыла. Сидератлар чәчеп калдыру яхшырак.
  • Күпьеллык чәчәкләрне кышка кисәргә кирәкми, алар болай да кышлый. Өстәвенә аларның ботаклары тамырларын кышкы салкыннан да саклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре