Газетага язылу

Бакчага эләкмәгән сабыйлар өчен түләүләр кертергә тәкъдим итәләр

Россиядә сабыйларына бакчада урын булмаган ата-аналар өчен айлык түләүне билгеләргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасына мондый закон проектын «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары керткән.

Закон проекты илнең барлык төбәкләрендә дә урын булмау сәбәпле, бакчага эләгә алмаган, 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ай саен мәҗбүри компенсация түләүне күздә тота. Хәзерге вакытта балалар бакчасында урын булмаган гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе төбәкләр дәрәҗәсендә хәл ителә.

Мондый балаларның ата-аналарына компенсация түләүләре аларның кайберләрендә генә башкарыла. Өстәвенә, аларның күләме һәм шартлары сизелерлек аерыла. Инициатива авторлары фикеренчә, түләүнең бердәм федераль стандартын кертү гаиләләрне финанс ярдәме белән тәэмин итүдә тигез шартлар тудырачак. Айлык түләүнең күләме һәм тәртибе Россия төбәкләре законнары белән билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре