Бакча кишәрлегендә бәдрәфне дөрес урнаштырмау штраф яки аны сүтү таләбе белән яный. “Народный сад” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Федор Мезенцев “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, бәдрәфләр урнаштыру санитария нормалары нигезендә җайга салына. Ә аларда күздә тотылган төп таләп – әйләнә-тирә мохитне пычратуга юл куймау.
“Бакчачыларга һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә шуны искәртеп үтәргә кирәк: төбе бетон белән түшәлмәгән канализация чокырлары тыелган. Элегрәк – авылча, чокыр казыйлар иде дә, соңыннан, күмеп, яңасын ясыйлар иде. Хәзер болай эшләргә ярамый. 5 мең сумга кадәр штраф, шулай ук законсыз төзелгән корылманы сүтү таләбе килеп ирешергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән белгеч.
Аның сүзләренә караганда, мондый корылмалар эчәр суның сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бәдрәф өй эчендә урнаштырылса да, нормалар үтәлергә: якындагы коедан яки скважинадан кимендә 12 метр ераклыкта булырга тиеш.
Моннан тыш бәдрәф урнаштырганда күршедәге бакча кишәрлегенә кадәр ераклыкны да исәпкә алырга кирәк.
“Күршеләр турында да истән чыгармау шарт. Бәдрәф җир кишәрлеге чигеннән – коймадан кимендә бер метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш”, – дип ачыклык кертеп үткән ул.
Мезенцев басым ясап әйткәнчә, санитария һәм экологик таләпләрне бозган өчен максималь штраф күләме 5 мең сум тәшкил итә. Ә инде шакшы суларны сулыкка агызу очрагында штраф бермә-бер зуррак булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез