Бакчасында чүп үләннәре "үстерүчеләргә" штраф яный

Бакчасында чүп үләннәрне юк итмәүчеләргә административ штраф яный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәрчесенә юрист Татьяна Мацукова сөйләгән.

Биредә сүз, аерым алганда, Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, кыр билчәне, дару тузганагы, исле ромашка, төрле төрдәге шайтан таягы турында бара, дип аңлаткан юрист.

Моның ише чүп үләннәргә каршы тиешле чара күрмәгән өчен бакчачыларны 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф көтә.

Моңа кадәр Казанда яшәүчеләрнең балтырганны кисеп юк итү буенча тәүге акция уздырылуы турында хәбәр ителде. Шәһәр тарихында тәүге шундый акция бу. Өмә Рус-немец Швейцариясе территориясендә (Казансу елгасының сул як яры буенда урнашкан парк) узган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

штраф чүп үләне

Көн хәбәре