Әлеге ир-атның мунча һәм мангал зонасын арендага биреп торуы ачыкланган. Ял итүчеләр арасыннан берсенең баласы, мунча янәшәсендә канализация коесы люгына (ватык булган) басып, пычрак су белән тулы чокырга егылып төшкән. Бала, нык җәрәхәтләнү сәбәпле, һәлак булган.
Суд гаепле ир-атны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Аңа шулай 700 мең сум күләмендә компенсация түләргә туры киләчәк. Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез