Аның сүзләренчә, эшләмәүче әниләр өчен - бердәм пособие, югары хезмәт хакы алып эшләүчеләр өчен бала карау буенча пособие отышлырак, ә керем аз булганда барысы да конкрет саннарга бәйле.
Депутат искәртүенчә, 2023 елдан кертелгән бердәм пособие, эшләмәүчеләр өчен бала карау буенча пособиене дә кертеп, элеккеге берничә түләүне алыштырган. Әмма эшләүче ата-аналар өчен ул мөстәкыйль чара буларак сакланып калган, чөнки яшәү минимумыннан түгел, ә хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
Эшләмәүче ана өчен кайсын сайларга икәне аңлашыла: бала карау буенча минималь пособие якынча 10,8 мең сум тәшкил итә, ә бердәм пособие төбәккә һәм мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 9-18 мең сумга җитәргә мөмкин. Өстәвенә, ул яшь ярымга кадәр генә түгел, 17 яшькә кадәр түләнә.
Эшләүче әниләр өчен хәл катлаулырак. Бала карау буенча пособие уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә - аена 10,8 меңнән 83 мең сумга кадәр. Хезмәт хакы югары булганда ул бердәм пособиедән шактый отышлырак (18 меңгә якын). Әгәр хезмәт хакы аз икән, югарырак булыр дип өметләнергә мөмкин. Әмма бердәм пособие керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булганда һәм минималь хезмәт кереме кагыйдәсен исәпкә алып кына билгеләнә: гаиләнең эшкә сәләтле һәр әгъзасы, нигезле сәбәпләр булмаса, бер ел эчендә кимендә сигез минималь хезмәт хакы (216,7 мең сум) күләмендә акча эшләргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез