Бала карау ялын 5 елга кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр

Бала карау ялын 5 елга кадәр озайту аналарны ихтыярсыздан эшкә чыгудан коткарып калачак һәм илдә демографик вазгыятьне яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Күпбалалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре төбәкара берлеге президенты Светлана Недилько “Абзац” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Россиядә бала карау ялын 3 елдан 5 елга кадәр арттырырга кирәк. Бу очракта аналар сабыен калдырып эшкә чыгу өчен шыгрым тулы муниципаль балалар бакчаларына йөгерүдән туктаячак”, – дип билгеләп үткән ул, һәм бик азларның гына шәхси балалар бакчаларына “буйлары җитүен” басым ясап әйткән.
Светлана Недилько, декрет ялы вакытын арттырудан тыш, матди ярдәм чараларын да киңәйтергә тәкъдим иткән.
“Шул чагында яшь гаиләләр бала табу мәсьәләсен тизрәк хәл кылу ягын караячак”, – дип билгеләп үткән ул.

Недилько сүзләренә караганда, бала табарга карар иткән ата-аналарга ярдәм итәргә һәм аларга рәхмәтле булырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре