Туганнарым Уралдан Казанга кунакка кайтырга җыенганнар иде. Барып чыкмады. Эштән җибәрмәделәр. Ә 13 яшьлек кызларының бик кайтасы килә. Аннары безнең белән китәр иде, диләр. Паспорты булмагач, баланы самолетка утыртып җибәрү мөмкинме?
Гүзәлия Сабирова. Казан
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропорты матбугат хезмәте:
– 12 яшьтән өлкәнрәк булган яшүсмерләргә самолетта үзләренә генә очарга рөхсәт ителә. Гариза язарга кирәкми, билетны онлайн да, авиакассаларда да алырга мөмкин. Халыкара рейсларда исә әти-әнисеннән яки опекуннан нотариаль конторада расланган рөхсәт кәгазе кирәк. Төрле авиакомпанияләрнең үз кагыйдәләре бар. Кайберләре 14 яшьтән генә очарга рөхсәт итә.
Моннан тыш авиакомпанияләр түләүле хезмәт тә күрсәтәләр. Өлкәннәрдән башка очучы 5–16 яшьлек балаларны бортпроводник озатып йөри. Ул болай була:
– баланы контроль аша үткәреп, самолетка беренче булып утырталар;
– очу вакытында бортпроводник аңа ярдәм итә, курыкса, тынычландыра;
– самолет җиргә утыргач, документлар нигезендә каршы алучыга тапшыра:
– каршы алучының документларын тикшергәндә, әти-әнисе яки опекун анкетада күрсәткән мәгълүматлар белән чагыштыра, баланы шуннан соң гына аның кулына тапшыра;
– әгәр каршы алучы килмәсә, авиакомпания аның әти-әнисе белән элемтәгә керә, баланы ялгыз калдырмыйлар.
Гариза язар өчен бланкны гадәттә кассаларда яки авиакомпанияләрнең вәкиллегендә бирәләр. Аны рәсми сайтта күрсәтелгән шаблон буенча да тутырырга мөмкин, шартларын алар тәкъдим итә. Баланы теркәү өчен билет, озатучы һәм каршы алучының мәгълүматлары күрсәтелгән гариза, озата баручы хезмәтләренә түләү турында квитанция, туу турында таныклык, озата баручының паспорты кирәк булачак. Халыкара рейслар өчен – чит ил паспорты, башка илгә чыгу өчен әти-әнисе яки опекунның рөхсәте таләп ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез