Бала тудыру йортларында калдырылган сабыйлар саны 80 процентка кимегән

Россиянең бала тудыру йортларында әниләре ташлап калдырган нарасыйлар саны 2012 елдан 80 процентка кимегән. “ТАСС”, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Министрлыкта бу хәлне 2022-2025 елларга социаль ятимлекне булдырмау буенча “юл картасы”н тормышка ашыруга бәйләп аңлатканнар.
Шулай ук төбәкләрдә дә бала туу күрсәткечен яхшырту программаларын раслаганнар.

Агентлык хәбәренә караганда, бу планнар үсмерләрнең йөккә узу очракларын булдырмау, хатын-кызның үз теләге белән йөклелекне өзү, баладан баш тарту очракларын һәм социаль ятимлекне булдырмау чараларын үз эченә ала.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, бала тудыру йортларында нарасыйларны ташлап китүне профилактикалау буенча тәкъдимнәр ун ел элегрәк эшләнгән инде. Роддомнарда сабыйдан баш тарту очракларының 30-60 процентын булдырмыйча калырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре