Бала тудыру йортында бер төндә ике баланың гомере өзелгән

Уфаның 4нче номерлы бала тудыру йортында 1 гыйнвардан 2 гыйнварга кадәр ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итте.

1 гыйнвар иртәсендә туган сабый икенче көнне кичке алтыдан соң үлгән.
– Мин үземнең сәламәт хатыным берничә сәгатьтән соң вафат булачак бала тудыруына ышанмыйм", - дигән әти кеше.

Шул ук төндә тагын бер бала дөньяга килгән.
– Мин кесарево ясауларын сорадым, әмма табиблар баланы үземә табарга кушты. Йөрәк тибүен тыңлагач, минутына 180не күрсәтүе билгеле иде, - ди Анастасия. - Нәтиҗәдә, эчемә бастылар, ә бала тудырганнан соң сабыйны аппаратка тоташтырдылар, өч көннән соң кызым вафат булды.

Әни кеше табибларны аппаратны сүндерүдә һәм сабыйның гомерен саклау калырга тырышмауда гаепли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре