Шулай да эшеннән азат итүләрен аңлый. Бүген Новокузнецк шәһәренең 1 нче бала тудыру йортында 9 сабыйның үлүе турында мәгълүм булды. Хастаханә җитәкчелеге дәвалау оешмасын карантинга япкан. Тикшерүләр башлануга, Херасков вазыйфасыннан азат ителгән. Тикшерү комитеты эшкә битараф карау һәм саксызлык белән үлемгә китерү статьялары буенча җинаять эше кузгаткан. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Кузбасска Мәскәүдән белгечләр җибәргән. Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдергәнчә, фаҗиганең сәбәбе бактериаль инфекция булса кирәк. Херасков билгеләп үткәнчә, хастаханәдә яңа туган сабыйларның үлеменә сәбәп булырдай бернинди дә вируслы инфекция ачыкланмаган. Хәзер һәр баланың үлеме очрагы аерым тикшерелә.«Һәркайсы үз авыруы белән, җитлекмичә туган «авыр» балалар бу. Иң мөһиме – хәзер бернинди дә куркыныч янамый. Йөкле хатын-кызларга да, башкаларга да», –дип аңлатып үткән ул. Баш табиб сүзләренә караганда, ул әле эш урынында – хастаханәдә яңа туган 5 сабый табибларның көчәйтелгән күзәтүендә тотыла.Mash телеграм- каналы язганча, Херасков, балаларның үлү очраклары бер-берсенәбәйле түгел, әмма тикшерүләр дәвам итә әле, дип белдергән. «Табибларның гаебен катгый төстә кире кагам»,– дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез