Балаларны машинада утыртып йөртү таләпләрен бозучыларга штраф күләме ике тапкыр артачак. Дәүләт Думасы бу җәһәттән закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Документ нигезендә, балалар өчен махсус утыргыч кулланмаучыларга штраф күләме 3 меңнән 5 мең сумга җитәчәк. Вазыйфаи затларга исә – 50 мең сум (25 мең сум урынына), юридик затларга 200 мең сум (100 мең сум урынына) түләргә туры киләчәк.
Сенатор Игорь Тресков белдергәнчә, соңгы 5 елда юлларда балалар катнашында 83 мең юл һәлакәте теркәлгән, аларда 2800 ләп баланың гомере өзелгән. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәбе – балаларны махсус утыргычка утыртмыйча йөртү.
Депутат Владимир Сипягин әйтүенчә, юлларда һәлак булган балалар саны узган елдагы белән чагыштырганда 21 процентка арткан. Димәк, гамәлдәге чаралар нәтиҗәле түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез