Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 4 меңгә якын бала белем бирү оешмаларыннан тыш, шуларның 3,6 меңе гаиләдә белем ала. Соңгы елда мәктәпкә бармыйча гына укучылар 12, 5 процентка арткан.
– Гаиләдә укыту турындагы мәсьәлә очраклы гына барлыкка килмәде. Бу теманы балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең алдагы утырышында күтәрделәр. Укытуның әлеге формасы кыенлыклар тудыра. Укучыларның белем бирүнең мондый төренә күчү сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – ди “Мәрхәмәт”хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова законга үзгәрешләр кертү ихтыяҗы тууын искәртте.
– Безнең бурыч – гаиләдә башлангыч һәм төп гомуми белем дәрәҗәсен гамәлдән чыгару, аны югары сыйныфлар өчен генә калдыру мәсьәләсен карау, – диде вәкаләтле вәкил.
Светлана Захарова гаилә белеме күбрәк әти-әниләр теләгенә кайтып калуын әйтте. Әмма күпчелек гаиләләр аттестация узу өчен белем бирү оешмаларына беркетелү турында мәгълүмат тапшырмый. Бу балаларның белем алуга хокукын тулысынча гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирми.
Мәктәптә укымаучылар сынауларны начаррак тапшыра. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова китергән саннар да моның шулай икәнлеген исбатлый. Әйтик, өйдә белем алучыларның рус теле, математика, физика, информатика, биология һәм тарих буенча уртача баллары башкаларныкыннан якынча 10-15 баллга түбәнрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез