Исегезгә төшерәбез: Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә балага бер көтү эт ташланган. Алар бакчачылык ширкәте территориясенә кереп йөри торган булганнар.
«KazanFirst» язганча, Яшел Үзән районы хакимияте быел гыйнвар аенда 2025 елга сукбай хайваннарны аулау, тоту һәм учетка кую буенча контракт төзегән. Суммасы – 5 296 600 сум. Заказчысы – җирле хакимият, башкаручысы – «Кот и Пес» хәйрия фонды.
Әмма фонд директорының һәм сукбай хайваннарны аулауга җаваплы хезмәткәрнең тиешле чаралар күрмәве сәбәпле, фаҗига килеп чыккан. Якындагы көннәрдә аларга гаепләү белдереләчәк.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен, шулай ук җинаять кылуга катнашы булган башкаларны билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү чаралары уздырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез