Балалар бәйрәм ясарга уйлап, уен мәйданчыгына ут төрткәннәр (ВИДЕО)

Яңа Мәскәүдәге Кокошкино бистәсендә балалар уен мәйданчыгын яндырганнар, дип яза «Осторожно, новости» телеграм-каналы.

Шаһитләр хәбәр итүенчә, бу хәл очраклы гына килеп чыккан – балалар анда пикник оештырырга уйлаган булган.

Кадрларга караганда, ут ракета рәвешендәге платформаларның берсеннән башланган. Аннан төтен чыга башлагач балалар качканнар. Соңрак ут бөтен мәйданчыкны колачлап алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре