Бу серия уңайлы форматта чыкты. Алар ата-аналар яки тәрбиячеләр белән бергә өйрәнү өчен җайлаштырылган. Монда катлаулы темалар балалар өчен аңлаешлы итеп ачып бирелгән.
Бу күләмле әдәби проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Китапларның күпчелеге республикадагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә таратылачак.
«Бу серия өй китапханәсе өчен дә искиткеч бүләк һәм мәктәпкә әзерлек чорында ышанычлы чыганак булып тора», – диелә нәшриятның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез