Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат

78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

  • Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза.
  • 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә.
  • 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли.
  • 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык иткән. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре