Кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү, аларның гомерен саклап калуда үз өлешләрен кертү турында җанлы әңгәмәләр бара, әти- әниләре белән бергәләп җимлекләр ясап кую турында сөйләшәләр, кошларга нәрсә ашатырга ярый, нәрсә бирергә ярамый- шулар турында да аңлаталар. Әлеге коллективларда иң матур җимлеккә конкурслар да үткәрелә.
Балтач районының Норма мәктәбе укучылары ел да бу акциягә беренчеләрдән булып кушыла. Быел да инде алар җимлекләр ясап, мәктәп территориясендәге агачларга эләргә өлгергән.
- Өебездә мәктәп укучысы булмаса да, без дә ел да җимлек куябыз, - ди Балтачта яшәүче Илдар Гарифуллин.- Балалар кечкенә чактан гадәткә кереп калды. Кошларга бирер өчен дип кибеттән кыздырылмаган көнбагыш сатып алабыз, бөртек салабыз. Песнәкләр майлы итләрне дә бик яратып ашый. Песиләр зыян салмасын, куркытмасын дип, гел күзәтеп тә торабыз әле. Кошлар күп килә. Аларны күреп, кунакка килгән оныкларыбыз да сөенә, үзебезгә дә савабы булыр, дибез.
Ә сез җимлек куясызмы? Быел куйдыгызмы әле?
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез