Балалар лагерьларында һәм шифаханәләрендә коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән

Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял итүчеләр арасында коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

– Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, шифаханәләрдә һәм кунакханәләрдә булган кешеләр арасында бүгенге көндә авырулар теркәлмәгән. Кунакханәләрне тикшерәбез, шулай ук авыру очраклары юк», — диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре җәйге сәламәтләндерү оешмаларын һәм шифаханәләрне көн саен тикшереп торуы хакында хәбәр итте эксперт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Роспотребнадзор авыру коронавирус Любовь Авдонина балалар сәламәтләндерү лагерьлары

Көн хәбәре