Газетага язылу

Балалар лагерьларының эшен оештыру буенча «кайнар линия» узачак

Иртәгә, 24 июльдә, 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2026 елның җәйге чорында балалар лагерьларының эшен оештыру буенча «кайнар линия» узачак.

"Кайнар линия" Иҗтимагый палатаның 2026 елга эш планы нигезендә үткәрелә һәм балалар лагерьларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Игътибар яшәү, туклану шартлары, балаларның иминлеге,тәрбия һәм белем бирү программаларына биреләчәк.

Гражданнарның тәкъдимнәре, гаризалары һәм шикаятьләре 8 (800) 350-44-72 номеры, Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе һәм яндекс-форма аша кабул ителә. 

Килгән һәр мөрәҗәгать буенча профильле белгечләрдән, шул исәптән Иҗтимагый палатаның мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзаларыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләреннән, шулай ук Казан шәһәренең балалар лагерьлары җитәкчеләреннән җаваплар алу мөмкин булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре