Үсмерләр белән аралашу һәм аларның нәрсә беләндер мәшгуль булуына игътибар итү мөһим. Спорт белән шөгыльләнүче, секцияләргә йөрүче балаларның ахмаклык эшләргә вакыты калмый. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Чаллыда үсмерләрнең Георгий тасмасы белән бизәлгән фонтанны мәсхәрәләүләренә бәйле рәвештә “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фикерен җиткергән.
“Чаллыда үсмерләргә бәйле күңелсез хәл ата-ана, мәктәп тәрбиясе җитмәвен аңлата. Үзебезне дә гаепсез дип әйтеп булмый. Җиңүнең һәм Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнлеген кайдадыр аңлатмый калганбыз. Балаларның мәшгульлеге буенча сорау туа. Урамда шундый кыланмышларга юл куялар икән, димәк, аларның вакытны ничек уздыруларына күбрәк игътибар итү кирәк. Тормыштан күренгәнчә, үсмер нәрсә беләндер мәшгуль икән, әйтик, секциягә йөри икән, аның мондый ахмаклыкларга вакыты калмый”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Чаллыда берничә үсмер Георгий тасмасы белән бизәлгән фонтанны мәсхәрәләгән. Алар ниндидер түләү бәрабәренә фонтанның Георгий тасмасы белән бизәлгән гөмбәзенә какырган-төкергән. Бу вакытта бер егет белән кыз туры эфир алып барган: комментаторлар, акча вәгъдә итеп, аларны җинаять кылуга этәрә башлаган. “Миңа 500 сум җибәрүләрен көтәм”, – ди видеодагы егет.
Видео, социаль челтәрләрдә таралып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең күз уңына эләккән. “Россиянең хәрби дан символларын мыскыл итү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Кичә хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хәлгә катнашы булган дүрт үсмернең: ике кыз һәм ике егетнең кем икәнлекләрен ачыклаган. Болар – 15-17 яшьлек үсмерләр. Якын араларда тикшерүчеләр бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклап, һәркайсының ни дәрәҗәдә гаепле булуларын билгеләячәк. Кем өчендер бу хәл иректән мәхрүм итү белән дә төгәлләнергә мөмкин. Ә иң мөһиме – әлеге үсмерләрнең санаулы мизгелләр эчендә тормышларына тап төшерүе.
“Бик зур җаваплылык бу. Моны вак-төяк хулиганлыкка санаучылар ялгыша. Чаллы үсмерләренең кайсынадыр – 16, кайсыдыр – 14 яшьтә. Бездә 16 яшьтән мондый гамәлләр өчен тулы җаваплылык йөкләнә. Зурракларына иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза чарасы билгеләнергә мөмкин. Кечерәкләренә – учетка кую һәм ата-аналарына штраф салу яный”, – дип билгеләп үткән Татарстанның балалар омбудсмены Светлана Захарова.
Аның фикеренчә, “Киләчәк уеннары” бала өчен иң кызыклы заманча күңел ачу төрләреннән берсенә әйләнергә мөмкин. Алар компьютер уены белән физик активлыкны берләштерә бит, дип искәрткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез