Газетага язылу

Балалар хастаханәсендә янгын чыккан

Подольскидагы Киров урамында урнашкан балалар хастаханәсендә төнлә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бинадан 26 кеше, шул исәптән 12 бала эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте.

Янгын бинаның икенче катында чыккан. Коткаручылар килгән вакытта ут ачык ялкын белән таралган булган.

Янгын сүндерүчеләр реанимация бүлегеннән ике баланы коткарган. Янгын 12 квадрат метр мәйданда локальләштерелгән.

Ут белән көрәшүгә 40 белгеч һәм 16 махсус техника җәлеп ителгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре