Балаларга кайбер илләргә чыгу өчен чит ил паспорты кирәк булачак

14 яше тулган балалар киләсе елның 20 гыйнварыннан Абхазия, Белоруссия, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Кыргызстанга чыгу өчен чит ил паспортына ия булырга тиеш. Бу хакта “ТАСС” Эчке эшләр министрлыгының миграция хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге кагыйдә баланың чит илгә әти-әнисе беләнме яки озатучылары беләнме чыгуына бәйсез рәвештә гамәлдә булачак. Шул ук вакытта 2026 елның 20 гыйнварына кадәр туу турында таныклыгы нигезендә чит илгә чыккан балалар Россиягә шул документы белән әйләнеп кайта алачак.

Ведомствода балаларга алдан ук чит ил паспортын эшләтеп куярга чакырганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре