Дәүләт Думасы депутатлары балаларга сәер исемнәр кушуны чикләү турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта Думаның Гаиләне саклау буенча комитеты беренче урынбасары Татьяна Буцкая “Москва 24” хәбәрчесенә белдергән.
Аның әйтүенчә, бу башлангыч рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген булдыруны күздә тота.
“Балаларны Пильмень, Стол, Тумбочкага әйләнүләреннән сакларга кирәк”, – дип билгеләп үткән Буцкая.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец ЗАГС хезмәткәрләренә шикле исемнәрне теркәүдән баш тарту хокукы бирүне тәкъдим иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез