Балаларны эсседән саклау буенча белгеч киңәшләрен бирде

Саклык чаралары күрү балаларга үзләрен уңайлырак хис итү мөмкинлеге бирәчәк.

Эсседә бала организмына кыенгарак туры килә. Аны эссе сугудан ничек сакларга? “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсеннән “KazanFirst” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткәннәр.
Беренчедән, балалар көн дәвамында җитәрлек дәрәҗәдә су эчәргә тиеш. Кием-салымы табигый тукымадан тегелгән, җиңел һәм иркен булсын.

Баш киеменең дә аксыл төстәгесе әйбәтрәк. Урамга чыгар алдыннан баланың тәненә (ачык урыннарына) ультрафиолет нурланыштан саклану өчен SPF күрсәткече зуррак булган кояштан саклану кремы сөртегез. Баланы кояш күзендә йөртмәскә тырышыгыз. Көннең иң эссе вакытында урамда уйнатмагыз.

Эссе сугу билгеләрен сизсәгез, шундук табибка мөрәҗәгать итегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре