Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев шул хакта белдергән, дип яза “Российская газета”. Төбәк башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Бугуруслан мэры Дмитрий Дьяченко шушы батыр педагоглар белән очрашкан. Исегезгә төшерәбез: кичә көндез Фрунзе урамындагы балалар бакчасына пычак тоткан 25 яшьлек ир-ат килеп кергән. 41 яшьлек Лия Гәрәева җинаятьченең юлына каршы төшкән. Тәрбияче, гомерен куркыныч астына куеп, ир-атның пычагын кулыннан тартып алган.
Шуннан, куллары җәрәхәтләнүгә карамастан, коллегасы – музыка белгече Людмила Платонова белән. полиция һәм росгвардиячеләр килгәнче, җинаятьчене склад бүллмәсенә ябып тоткан. Губернатор Евгений Солнцев Лия Гәрәеваның дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәген белдергән. Тикшерү органнары балалар бакчасына һөҗүм итү очрагы буенча үтерү омтылышы һәм битарафлылык статьялары буенча җинаять эшләре кузгаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез