Балаларның агулануына бәйле кешеләр җавап тотачак

Тываның кадетлар мәктәбендә агуланган 74 баланың 20дән артыграгына медикларның көчәйтелгән игътибары кирәк. Бу хакта республика башлыгы Владислав Ховалыг “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә хәбәр итә, дип яза “РИА Новости”.

Моңа кадәр республика интернат-мәктәбендә белем алучы 74 баланың, ризыктан агулану сәбәпле, Кызыл шәһәренә (Тыва) китерелүе турында хәбәр ителгән иде. Балаларның хәле – канәгатьләнерлек, интернатка карантин кертелгән.
“Балаларыбыз белән тагын бер бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Бу юлы – “Тыва кадетлар корпусы” республика интернат-мәктәбендә. Анда белем алучы 74 бала агулану билгеләре белән хастаханәгә китерелде. Хәзер алар – медиклар күзәтүендә. 25 бала табибларның көчәйтелгән игътибарын таләп итә”, – диелгән Тыва башлыгы хәбәрендә.
Ул шулай ук, агулану сәбәпләрен ачыклау өчен, эпидемиологик тикшеренүнең башлануы турында белдергән. Ховалыг билгеләп үткәнчә, бик зур кимчелекләргә юл куйган һәм интернат-мәктәп эшчәнлегенә контрольлек булдырмаган затлар закон нигезендә җавап бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре