"Балага айлык пособие яшәү минимумының 50 %ын түләгәндә 9 185 сум тәшкил итәчәк, 13 778 сум - 75% булганда һәм 18 371 сум - 100% булганда", - дип парламентарий сүзләрен китерә РИА Новости.
Говырин аңлатканча, 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә.
Тулаем Россиядә яшәү минимумы күләме 2026 елда җан башына 18 939 сум тәшкил итәчәк. Эшкә сәләтле россиялеләр өчен бу сумма 20 644 сумга тигез булачак, балалар өчен - 18 371 сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез