Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалары йөртүче таныклыгына ия булмаган килеш мотоцикл руленә утырган ата-аналар өчен җаваплылыкны көчәйтергә чакырган. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинниковка бу җәһәттән закон инициативасы җибәрелгән дә инде. Волынец “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Кызганычка, бездә статистика мәгълүматлары зур борчуга сала – бөтен илдә квадроцикл, мотоцикл, битбайк кебек транспорт чаралары руленә утырган балалар һәлак була, гомере буена гарип кала. Әлбәттә инде, башлангыч фәкать балаларны саклауга юнәлдерелгән. Ә бу хәтәр “уенчыкны” аларга бары тик зурлар: йә әти-әниләре, яисә башка туганнары һәм танышлары сатып ала. Асылда әти-әниләре. Кыйммәтле “уенчык” бүләк итеп, баланы бәхетле балачак белән тәэмин итәбез, дип уйлыйлар, күрәсең. Әмма алар еш кына бала кулына үлемгә китерердәй “уенчык” тоттыруларын аңламыйлар”, – дип сөйләп үткән ул.
Ирина Волынец балалары йөртүче таныклыгына ия булмаган килеш транспорт чарасы руленә утырган ата-аналарга беренче тапкыр “эләккәндә” – 100 мең сум, кабат “эләккәндә” – 300 мең сум штраф түләтүне, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләүне тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез