Балаларыгыз кайда ял итә?

Лагерьга җибәрергәме, әби-бабай янынамы? Балаларның җәйге ялын ничек оештырырга дигәндә, әнә шул турыда уйлана ата-ана. Күңелле дә булсын, файдасы да тисен, дигән таләп тә өстәлә әле. Ә сезнең балалар кайда ял итә?

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы, 4 бала әнисе:

– Кызыбыз Ильвина быел 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Имтиханнарын уңышлы тапшырды, хәзер укырга керергә әзерләнә. Улларыбыз Ильяс белән Илһам спорт белән шөгыльләнгәч, ел саен спорт лагерена бара иде. Быел җибәрербезме – әлегә сорау астында. Тиздән тормыш иптәшем Илсурның юбилее. Җыештырабыз, юабыз, җыябыз, дигәндәй. Балалар да, үзебез дә шул бәйрәмгә әзерләнәбез. Диңгезгә ял итәргә бару турында уйлаган да юк. Бассейныбыз, Иделебез бар – барысы үзебездә, шуңа күрә каядыр барырга ашыкмыйбыз.

Гөлназ САДРИЕВА, пешекче, 3 бала әнисе:

– Әлеге вакытта мин декрет ялында. Кечкенә улыма – 1,5 яшь. Олы улыма – 12, уртанчы кызыбызга 8 яшь. Җәйге ялларын өйдә утырып үткәрмәсеннәр дип, мәктәп яны лагерена язылдык. Үзләре дә каршы булмады – бик теләп йөриләр. Мәктәп яны лагереның төп уңайлыгы шунда – бала белгән һәм ияләнгән укытучыларының канаты астында. Сыйныфташларының күбесе шул лагерьга йөри, димәк, бала алар белән дә аралаша, уйный дигән сүз. Уеннан тыш, анда кызыклы бәйгеләр, төрле ярышлар да үткәрелә. Иң мөһиме – балаларга кызык. Кичә кызым: «Әни, нишләп лагерь 21 көн генә, мин җәй беткәнче шунда йөрер идем», – диде. Яратмаган һәм ошатмаган бала анда йөрмәс иде, минемчә. Кызганыч, лагерьларның көне чикле шул. Җәйнең калган ике аен әби-бабайларына кунакка йөреп, энеләрен карашып, безгә булышып үткәрерләр дип уйлыйм.

Алсу ХӘБИБУЛЛИНА, почта мөдире, 2 бала әнисе:

– Лагерь белешмәдек әле, ләкин лагерьга җибәрү исәптә бар. Анда бала тулысынча ял итә, яңа дуслар таба, кызыклы белемнәр ала. Гаилә, туганнар белән авылда җыелышу да җәйге бер традициягә әйләнеп бара. Күптән түгел зоопаркка бардык, Казанның матурлыгына сокланып кайттык. Планда әле Санкт-Петербургны күреп кайту да бар. Шуңа күрә, балалар гына түгел, без, әти-әниләр дә, каникулларны бик көтеп алабыз, балалар белән рәхәтләнеп ял итәбез.

Гомәр ИДРИСОВ, азык-төлек кибете хуҗасы, 2 бала атасы:

– Олы кызыма – 14, кечкенәсенә – 12 яшь. Әлегә өйдә, авылда ял итәләр. Авыл баласының һәр көне ялдыр инде аның (көлә). Иртән торасың, бакчага чыгып чүп утыйсың, абзарыңда мал-туарың булса, шуларны карыйсың – җанга ял. Уен-көлкене читкә куйсак, кызларым июль аенда «Сәләт» лагерена китәчәк. Олы кызым узган ел барып кайткан иде. Бик ошатты. «Яңа дуслар таптым, танылган кешеләр мастер-класслар күрсәтте, менә болай биеделәр, тегеләй булды», – дип бер атна буе сөйләгәндер. Аңа ошагач, быел кечкенә кызыбызны да җибәрергә булдык. Танышсыннар, күңел ачсыннар, тәрбия алсыннар, белем тупласыннар.

Айзилә БИКМУРЗИНА, шәфкать туташы, 1 бала әнисе:

– Улыма 17 яшь. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлады. 10–11 нчедә бик тырышып укыды, имтиханнарга әзерләнде. Узган елның август аенда: «Имтиханнарыңны уңышлы тапшырып, кулыңа аттестат алгач, Сочига барып кайтырбыз», – дигән сүз ычкындырган идек тормыш иптәшем белән. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсеннән соң бергәләп Сочига барырга планлаштырабыз. Безгә дә ял, балага да «һава алыштыру» булыр.

P.S. Бу җәйдә мәктәп укучыларының күбесе сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. «SuperJob» тикшеренүләр үзәге шундый нәтиҗә ясаган. Сораштыруда катнашкан 1600 ата-ананың 34 проценты балаларының җәйге каникулны өйдә үткәрәчәген әйткән. Респондентларның 28 проценты мәктәп укучыларын авылга җибәрәчәген, ә 14 проценты балалар ялы өчен җәйге сәламәтләндерү лагерен сайлаганын әйткән. Кара диңгез яр буенда ял итүне ата-аналарныж 12 проценты планлаштырган. 8 проценты балаларга Россия буенча сәяхәт оештырырга җыена һәм бары 2 проценты гына чит илгә барачак икән.

Россия юнәлешләре арасында Байкал, Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Дагыстан, Мурманск, Омск, Казан, Ставрополь крае, Кавказ һәм Алтай – лидерлар рәтендә. Чит илләрдән ешрак Төркия, Мисыр, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Грузия һәм Азәрбайҗан телгә алына.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре