Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче күп балалы ата махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Башкортстаннан махсус хәрби операциягә киткә 45 яшьлек Ринат Исламов һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның Караидел районы башлыгы Айдар Шәйдуллин сүзләренә сылтама белән ufa-town.ru хәбәр итә.

Район башлыгы сүзләренчә, Ринат өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби комиссариатка килгән, әмма ул өч баланы берүзе тәрбияләү сәбәпле, аны алмаганнар. Шуннан соң Ринат дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп, үз теләге белән киткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре