Кичә иртәнге сәгать 9да Башкортостанның Сибай-Акъяр трассасында «Лада Калина» һәм "Mitsubishi ASX" иномаркасы бәрелешә. Ике машина да көчле бәрелүдән металл өеменә әверелә.

"Калина" машинасының 37 яшьлек шоферы авария урынында ук җан бирә, калган зыян күрүчеләрне – "Мitsubishi" водителен һәм дүрт пассажирны, шул исәптән 12 яшьлек баланы да хастаханәгә алып китәләр. Анда барганда, ашыгыч ярдәм машинасында 28 яшьлек чит ил машина йөртүчесе дә вафат була, ә соңрак реанимациядә "Лада Калина" пассажирының - 35 яшьлек хатынның үлүе хакында хәбәр килә.
Соңрак билгеле булганча, "Калина"дагы гаилә балаларын Зилаерга мәктәпкә илткән булган. Ә иномарканың 28 яшьлек водителе гаилә корырга да өлгермәгән.
Фото: Башньюс
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез