18 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк баласы булган хатын-кызларга эш атнасы озынлыгын кыскартырга тәкъдим иткәннәр. Бу җәһәттән булдырылган закон проекты нигезендә, мондыйларга 39 эш сәгате (норма буенча – 40 сәгать) кертмәкчеләр. Документ Дәүләт Думасына бүген – 3 июньдә тәкъдим ителә, дип яза “ТАСС”. Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.
Закон проекты авторлары – ЛДПР депутатлары. Максаты – балалы аналарга күбрәк буш вакыт калдыру.
Партия лидеры Леонид Слуцкий әйтүенчә, аналарга төрле яклап бик зур йөк төшә. Шуңа күрә аларга балалары белән күбрәк шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга кирәк. Аның фикеренчә, ахыр чиктә балаларның сәламәтлегендә, гомумән, гаиләнең һәм илнең киләчәгендә уңай чагылыш табачак бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез