Россия Финанс министрлыгы балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен салым ташламаларын киңәйтүне күздә тоткан закон проектын әзерләде. Документ салым сәясәтенең төп юнәлешләре нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ».
Проект нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә транспорт һәм җир салымнары буенча ташламалар алу мөмкинлеге бирелә. Күп балалы ата-аналар өчен җир салымы һәм физик затлар милкенә салым буенча салым чигерүләре каралган.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, балаларга стандарт салым чигерүен кулланганда салым түләүченең ел башыннан арта барган нәтиҗә белән төп салым базасы буенча гына исәпләнгән керемнәре исәпкә алыначак. Шулай ук торак шартларын яхшырту өчен торак йортны сатканда ташламалардан файдалану тәртибенә дә төгәллек кертелә.
Балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә: ташламалардан балигъ булмаганнарның ата-аналары гына түгел, ә теләсә кайсы яшьтәге эшкә сәләтсез балалары булган гаиләләр дә файдалана алачак.
Шул ук вакытта, торак йортны сатканнан соң икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә дә торак шартларын яхшыртуда ташламалар каралган, әмма киләсе елның 30 апреленә кадәр генә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез