Балалы гаиләләргә “Тютчев картасы” булдырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутат Сергей Миронов Россиядә балалы гаиләләр өчен “Пушкин картасы”на охшаш “Тютчев картасы” проектын булдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Миронов билгеләп үткәнчә, программа 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар өчен мәдәни ялга юнәлтелергә тиеш. Депутат сүзләренә караганда, “Пушкин картасы”ның уңай тәҗрибәсен киңәйтеп, аны мәктәпкәчә яшьтәге, шулай ук кече һәм урта мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә дә җәелдерергә кирәк. Аның басым ясап әйтүенчә, музейлар, театр һәм күргәзмәләргә йөрү үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен булдыруда төп роль уйный.

Сәясәтче шулай ук тәрбия мәсьәләсендә ата-аналарның мөһим ролен искәртеп, аларны яңа программада катнашучылар исәбенә кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бүгенге социаль-икътисадый шартларда, күп кенә гаиләләргә, билет бәяләренең кыйммәт булуы сәбәпле, мәдәни чараларга йөрү кыенлашкан бер мәлдә, мәдәният өлкәсендә дәүләт ярдәме бик урынлы булачак.
Гаиләләрнең мәдәни ялына ярдәм итү “Гаилә” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре