Балалы хатын-кызларны керемгә салымнан азат итү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Думаның вице-спикеры Александр Бабаков балалы хатын-кызларны керемгә салым түләүдән азат итүне күздә тоткан закон проектын парламент каравына кертәчәк. Бу хакта “ТАСС” яза.

Дәүләт Думасында карап тикшереләчәк закон проекты Россия Салым Кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Тәкъдим нигезендә, 30 яшькә кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка (кызлыкка) бала алган хатын-кызлар, керемнәре хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) өч тапкыр артып китмәсә, салым түләүдән азат ителә ала. Документта шулай ук, кереме МРОТтан 4 тапкыр артмаган очракта, икенче баласын тапкан яки уллыкка (кызлыкка) бала алган теләсә кайсы яшьтәге хатын-кызларны НДФЛдан азат итү күздә тотылган.

Миронов билгеләп үткәнчә, салымнан азат итү бала табуга финанс ягыннан яңа этәргеч бирәчәк һәм Россиядә демографик проблеманы хәл кылуга ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре