Россия Министрлар Кабинеты баланы транспортта автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләмен ике тапкыр диярлек арттыру турында закон проектын хуплаган. Бу хакта “ТАСС” яза.
Сенаторлар Андрей Кутепов һәм Игорь Тресков эшләгән закон проекты штраф күләмен йөртүчеләр өчен – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җиткерүне күздә тота.
2020-2024 елларда юллардагы аварияләрне тикшергәндә, балаларның автокреслога утыртылмау очракларының 918дән 959га җитүе ачыкланган. Билгеләнгән административ чараларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында сөйли бу, диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Хәзерге вакытта җиде яшькә кадәрге балаларны гәүдә озынлыгы һәм авырлыгына туры килердәй автолюлька яки автокреслога утыртып йөрергә кирәк. 7-11 яшькә кадәрге балаларны махсус кәнәфигә утыртмыйча да йөртергә мөмкин, ләкин арткы урындыкта һәм иминлек каешын эләктереп кенә.
12 яшьтән соң балага автокресло таләп ителми. Ләкин аның буй озынлыгы 1,5 метрдан кимрәк икән, махсус канәфисез булмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез