Баланы мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар сорый. Икешәр, өчәр баласы мәктәптә укучы гаиләләр дә бар. Татарстанда күпбалалы гаиләләргә мәктәп формалары сатып алуга пособие юк микән? Мәктәпкә барыр алдыннан нәрсәләргә өмет итә алабыз?
Гөлия. Балык Бистәсе районы
Балык Бистәсе районындагы «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җавабы:
– Безнең районда 270 кә якын күпбалалы гаилә яши. Аларга ярдәм итү өчен ел саен «Мәктәпкә әзерлән» акциясе уздырабыз. Әтиләре СВОда булган, шулай ук гаиләсе авыр хәлдәге 130 балага хәйриячеләр, оешмалар, битараф булмаган райондашлар ярдәме белән портфель, канцелярия товарлары бүләк итәбез. Әлбәттә, гаиләләрнең барысын да колачлап бетереп булмый, һәрберсенең хәлен өйрәнеп, мохтаҗмы-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Аерым очракларда, мөрәҗәгатьләр булса, аларны да игътибарсыз калдырмыйбыз
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез