Үсеп килүче буынның социаль челтәрләргә бәйлелеге барлыкка килмәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында Бөгелмәдә 19 яшьлек кызның ТikTokта күбрәк караулар җыю өчен фатирына ут төртүе турында хәбәрләр таралган.
“Балаларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, ата-аналарга социаль челтәрләрдә утыруның зыянлы булуы турында аңлатырга. Көне-төне шунда утыручылар нәрсәнең – әйбәт, нәрсәнең – начар булуы турында аңламый башларга мөмкиннәр”, – дигән Волынец.
Ул шулай ук 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыю, 14тән 18 яшькә кадәр – ата-ана рөхсәте белән генә файдалану ягында булуы турында әйткән.
“Күп кенә ата-аналар бу тәкъдимне хуплый. Күбесенә балаларын социаль челтәрдән аеруы бик авыр чөнки. Кемдер баласына смартфоннан файдалануны тыя башласа, балада шундук депрессия башлана. Ни өчен миңа тыялар, башкаларга – юк, дигән сораулары барлыкка килә. Нәтиҗәдә ата-ана тагын да күбрәк кайгыра башлый. Әгәр тыю һәркемгә кагылса, балаларга аны кичерү җиңелрәк булачак, буш вакытлары күбрәк калачак һәм вакытны кирәгрәккә уздыра алачак”, – дип аңлатып үткән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Моннан тыш ул 12 яшькә кадәрге балаларга смартфон сатып алмаска киңәш иткән.
Волынец шулай ук ата-аналарга баласына шөгыль табуда ярдәм итәргә киңәш биргән. “Әмма бу очракта, телефонын алып, баланы спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәскә, бәлки бала чактан ук бу бәйлелекнең килеп чыкмавына юл куймаска кирәк”, – дип басым ясап әйткән ул.
Балалар омбудсмены ата-аналарны үз балаларына уңай үрнәк күрсәтергә чакырган.
“Башта үзебезгә телефоннан аерылырга кирәк. Үзебез дә гел шунда, ә балалар безгә иярә. Телефонда утырганчы, алар белән бергәләшеп парк, урманга барып кайтырга, баскетбол, волейбол уйнарга мөмкин. Балалар белән аралашуның менә дигән ысулы бу”, – дип билгеләп үткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез