Баланың наркотиклар куллануын күрсәтә торган 5 билге

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хәева баланың наркотиклар куллануын күрсәтә торган 5 билгене атый:

- Иң элек баланың күзенә, кулларына игътибар итегез. Анда үзгәшрешләр бармы?
- Наркотик кулланган яшүсмернең иң элек үз-үзен тотышы, яшәү рәвеше тулысынча үзгәрә.
- Укуы начарлана, йокы режимы бозыла.
- Ул ниндидер таныш булмаган кешеләр белән аралаша, озак вакыт каядыр югалып тора башлый.
- Баланың кесәсендә табылган сәер төенчекләр дә шик уятырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре