Газетага язылу

Баласын ялгызы үстерүчеләргә яңа ярдәм чаралары әзерлиләр

«Бердәм Россия» партиясе ялгыз аналар яки аталарга яңа ярдәм чаралары әзерли.

Алар арасында – балалар бакчаларында тәүлек әйләнәсе эшләүче төркемнәр булдыру, ялларда да мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрү мөмкинлеге тудыру. Бу хакта «ТАСС» сенатор Дарья Лантратова һәм Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина мәгълүматларына таянып яза.

Лантратова сүзләренә караганда, Россиядә 5 миллионга якын хатын-кыз һәм 1 миллионнан күбрәк ир-ат балаларын мөстәкыйль тәрбияли. Сенатор басым ясап әйткәнчә, мондый гаиләләргә финанс ярдәме генә дә таләп ителми, чөнки ялгыз ана яки атага, эшен дә, бала тәрбияләүне дә үзе генә алып барырга туры килгәнлектән, икеләтә йөк төшә.

Стенякина басым ясап әйткәнчә, бу тәкъдимнәр балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруны таләп итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре