Баласыз кешеләргә салым түләттерергә җыеналар

Россиядә балалары булмаган кешеләргә салым кертергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев шундый фикер белдергән.

“Ир-аттан үзеннән соң нәрсә кала? Менә сине табутка салып алып чыгып киттеләр ди. Нәрсә калдырасың? Беренчесе – исемеңне, икенчесе – балаларыңны. Калганы беркемне дә кызыксындырмый”. – дигән парламентчы “Царьград.Главное” тапшыруында.

Аның әйтүенчә, шул рәвешле җыелган акчаны балалар йортларына юлларга мөмкин булыр иде.
Гурулев шулай ук чайлдфри (аңлы рәвештә бала табарга теләмәү) идеологиясен тыю турында тәкъдимне хуплаган.
Сүз уңаеннан, СССРда 1941 елдан баласыз кешеләргә салым гамәлдә булып килгән. Мондыйлар хезмәт хакының 6 процентын өстәмә рәвештә дәүләткә күчергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре