Газетага язылу

Баласыз хатын-кызларны эшкә алудан баш тартуны тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентның түбән палатасына эш бирүчеләргә баласыз хатын-кызларны эшкә урнаштырудан баш тартуны тыя торган закон проектын кертәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза "Татар-инфом".

«Кайбер эш бирүчеләр балалары булмаган яшь хатын-кызларны эшкә урнаштырудан баш тарта. Чөнки потенциаль озак вакытлы ял һәм йөклелек, бала табу һәм бала карау буенча түләүләр белән бәйле кыенлыклардан куркалар», – диелгән аңлатма язуында.

Шулай ук әлеге закон эш бирүче хатын-кызларны баласы өч яшькә җиткәнче бала карау ялыннан чакыртып ала алмаячагын күздә тота. Инициатива авторлары балаларның яшен яшь ярымнан өч яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итә һәм аларның әниләре элекке эш урынында эшләү мөмкинлеге булмаган очракта, элеккеге эш буенча уртача хезмәт хакын саклап, башка эш урынына күчерү хокукы ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре