Күпфатирлы йорт балконында тәмәке тарту кемгәдер хәтәр белән янаганда һәм полиция хезмәткәрләре беркетмә төзегәндә генә административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Татарстан Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин туры эфир аша республикада яшәүчеләр сорауларына җавап биргәндә, шулай дип белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Аның әйтүенчә, Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә, мондый беркетмәләрне карап тикшерү вәкаләтләре өлешчә инспекциягә карый. Әмма беркетмәләр төзү кадәресе Эчке эшләр министрлыгы вәкаләтләренә керә.
Тыгин шулай ук подъезд төбендә тәмәке төпчеге ташлап калдырылган очракта, бу хәлгә идарәче компаниянең җавап бирергә тиешлеген әйткән. Мондый очраклар теркәлеп, рәсми мөрәҗәгать алынса, торак инспекциясе идарәче компаниягә штраф салуга хокуклы. Ә инде мондый хәлләр тагын да кабатланса, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин.
 Шул ук вакытта Тыгин басым ясап әйткәнчә, кеше үз балконында тартса һәм күршеләренә куркыныч тудырмаса, бу хәлгә инспекция тыкшына алмый. Балкон шәхси милеккә керә. Мондый очракта барысы да күршелек мөнәсәбәтләре кысасында хәл ителә, дигән ул.
“Балкон – гомуми файдаланудагы мөлкәт түгел, ә шәхси мөлкәт. Әмма тартучы тәмәке төпчеген сулы банкага салып сүндермәсә, ә ташлап калдырса, чыннан да, янгын чыгу куркынычы бар. Кеше үзенең фатирында да тартырга мөмкин: бу гамәленнән аны беркем тыя алмый. Ә инде тәмәке төтенен сизәсез икән, димәк, хәлләр әйбәт түгел. Җилләткеч начар эшли, дигән сүз”, – дип билгеләп үткән ул.
Тыгин шулай ук, Россия Конституциясе нигезендә, торакның кагылгысыз булуын һәм инспекторның теге яки бу фатирга бары тик суд карары нигезендә генә керә алуын искә төшергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез