Газетага язылу

«Бәллүр каләм» бәйгесе нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде

Татарстанда «Бәллүр каләм» журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге республика бәйгесе нигезләмәсен төгәлләштерделәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә (ММЧ белән хезмәттәшлек итүче матбугат сәркатипләре өчен билгеләнгән) элеккеге кебек бер түгел, ә 60 мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак.

Моннан тыш, «Иң яхшы блогер» номинациясе юкка чыгарыла. Шул ук вакытта «Иң яхшы медиаблог» номинациясендә ялгыз эшләүче журналистларны һәм блогерларны гына түгел, ә журналист һәм блогер коллективларын да билгеләп үтәчәкләр. Премияләрнең соңгы номинациясендә тапшырылучылар саны үзгәрешсез калды (берсе 60 мең сум күләмендә).
Моннан тыш, нигезләмәгә башка үзгәрешләр дә кертелгән. Шуларның берсе – бәйгедә катнашучылар  штрафлар, салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмау турындагы белешмәне конкурсны оештыручыларга җибәрергә тиеш.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре