Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева шушы көннәрдә район газ оешмасы шоферлары белән очрашып, алар белән юлларда иминлекне саклау, кагыйдә-таләпләрдәге үзгәреш- яңалыклар турында әңгәмә корганнан соң, аларның транспорт белән идарә итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәләрен дә тикшергән. «Иң-иң» нәргә кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.
Шоферлар белән мондый очрашулар аралашуның яңа бер формасы, һәрхәлдә, ике арада аңлашу, ышаныч уяту, мөнәсәбәтләрнең гадилегенә, иң мөһиме, кагыйдәләрне төгәл үтәүгә, иминлекне булдыруга да юнәлтелгән чаралар нәтиҗәсез калмасын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез