Соңгы елларда Балтач районы җитәкчеләре, төрле уку йортларына барып, якташ студентлары белән очрашуны матур бер традициягә әйләндерде. Күптән түгел Казан дәүләт энергетика университетында шундый җылы очрашу үтте.
Бу юлы Балтач студентлары район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Җитәкчеләр исә аларны райондагы вәзгыять, яшьләргә, яшь белгечләргә булган хөкүмәт ярдәмнәре, гамәлдәге программалар белән таныштырды.
Мондый очрашуларның максаты - районга үзләренең яшь кадрларын кайтару. Нәтиҗәсе бар, шуңа да аларны дәвам итәчәкбез, ди оештыручылар. Шуңа күрә әлеге матур гадәтне районда урнашкан һөнәр лицее базасында күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә дә практикага кертергә ниятлиләр. Быел беренче шундый очрашу үткән инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез