22 декабрьга кадәр дәвам итәчәк бу ярышларда Татарстан данын Балтач кызы, спорт мастеры Алия Исрафилова да яклый. Ирекле спринт ярышларында, үзе дә көтмәгән нәтиҗәгә ирешеп, Алия алтын медаль яулый.
- Финалга үткәч, икенче- өченче урынны алсам, әйбәт булыр иде дип уйладым. Беренче урын үзем өчен дә көтелмәгән җиңү булды, - ди ул ярышлардан соң биргән әңгәмәсендә. - Күпләр мине спринтер дип уйлый, әмма мин үземне башка төрләрдә дә, ерак дистанцияләрдә дә әйбәт хис итәм. Шуңа күрә барлык ярышларда да катнашачакмын.
Уңышларың дәвамлы булсын, безне яңа җиңүләрең белән сөендер, Алия!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез